Авыл халкының яшәү шартларын яхшырту (ФОТО)

13.02.2018 13:29 | Район яңалыклары Печать

Авыл халкының яшәү шартларын яхшырту (ФОТО)

Кичә Олы Нырсы авыл җирлегендә халык җыены булып узды.  Җыенда халык борчыган сорауларын хакмият башлыгына җиткерделәр. Балалар бакчасы мөдире чыгышында бакчага капиталь ремонт кирәклеге хакында әйтелсә, пенсионерлар пай җирләренә печән бирелсен иде дип җиткерде. Шулай ук җыенда авыл эченә ясалма тигезсезлек ясау буенча да тәкъдим булды. Тәмтедә яшәүчеләр Татарстан урамына газ кермәү, эчә торган суның сыйфаты начар булудан зарланды. – Халык саны аз булган кече авыллар да игътибардан читтә калмасын иде. Безнең үзара салым акчасы белән генә әллә нәрсә майтарып булмый. Һәр йортка кереп, үзебезчә аңлатып, ул акчаны җыеп тапшырдык. Дәүләт бюджетыннан кечкенә авыллар өчен аерым акча бүлеп бирелсен иде. Калган авыллардагы тормыш яхшырганда безнең дә хәтеребез кала, - дип, моң-зарлары белән уртаклашты Кече Мирәтәктән бер ханым.

 

Автор Алинә Шәмәрданова

Автор фотосы


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике