Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Әниләр көненә багышланган фотоконкурс

11 октября 2018, 09:02

4223

0

0

Начало конкурса: 11 октября 2018

Хөрмәтле дуслар, без яңа конкурс башлыйбыз!

Яңа конкурс "Әниләр көне белән" дип атала.

Конкурс шартлары буенча, бер катнашучыдан үзенең әнисе белән бергә төшкән фото һәм әнисе турында кыска, матур һәм мәгънәле сочинение кабул ителә.

Конкурска килгән эшләр өчен сез әлеге биттә тавыш бирә аласыз, ә фотоны зурайтып карау һәм сочинениены уку өчен конкурсантның фотосына басарга мөмкин.

Конкурска фотолар һәм язмалар бүгеннән башлап 30 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Фотоларга тавыш бирү 15 октябрьдән башлана.

Конкурска эшләрегезне сез безнең Вконтакте аккаунтыбызга җибәрә аласыз: vk.com/tulachiinform

Яки әлеге биттә "Предложить нового участника" төймәсенә басып үз эшегезне өсти аласыз. Эшне өстәү буенча инструкция:

1. "Предложить нового участника" төймәсенә басабыз.

2. Бирегә исемегезне языгыз. Ул тавыш бирүчеләргә күренмәячәк, редакция өчен кирәк.

3. Телефон номерыгызны языгыз. Ул шулай ук кешеләргә күренмәячәк, безгә сезнең белән элемтәгә керү өчен кирәк.

4. Исем-фамилиягезне языгыз. Әлеге мәгълүмат тавыш бирүчеләр өчен кирәк.

5. "Описание конкурсанта" өлешенә үзегез язган сочинениены күчереп куегыз.

6. Әниегезнең фотосын сайлагыз.

7. Эшегезне конкурска җибәрегез. Ул модератор тикшергәч, конкурс шартларына туры килсә, әлеге биттә урын алачак.

Сочинение темасына килсәк, ул сезнең әниегезнең тормыш юлы, профессиональ эшчәнлеге турында булырга мөмкин.

Фотобәйге 30 ноябрь 7.00 сәгатькә кадәр барачак. Шул ук көнне конкурска нәтиҗәләр ясалып җиңүчеләр игълан ителәчәк. Сайтны укучыларыбызның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча беренче, икенче һәм өченче урыннар билгеләнәчәк, призлы урыннар алган конкурсантларыбыз редакциядә бүләкләнәчәк.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X