Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

1 февральдә Караширмә авылында гомер итүче Тимершәех һәм Наҗия Закировлар гаиләсе зөбәрҗәт юбилеен билгеләп үтә

01 февраля 2024, 08:31

184

0

0

1 февральдә Караширмә авылында гомер итүче Тимершәех һәм   Наҗия  Закировлар  гаиләсе зөбәрҗәт юбилеен билгеләп үтә

55 ел бергә гомер итү – зур бәхет. Һәркемгә дә җылылык һәм ихлас мөнәсәбәтләрне саклап калу бирелмәгән. Бары мәхәббәт, тугрылык, ир белән хатынның бер - берсенә булган хөрмәте бу матур датага ирешергә ярдәм итә.
Дәү әтием һәм Дәү әнием, Сезне чын күңелдән, Зөбәрҗәт туегыз белән тәбрик итәбез! Сез эшчән, киң күңелле, туган җанлы, оныкчыгыгыз Зәлиянең яраткан дәү әбисе белән дәү бабасы да. Алда туар таңнарыгыз тыныч, көннәрегез якты булсын. Аллаһы тәгалә сезгә тигезлектә балалар, оныклар игелеген күреп, куанычлы, бәрәкәтле мул тормышка сөенеп, сау-сәламәт, пар канатлы булып,  озын – озак еллар бер –берегезгә терәк булып  яшәргә насыйп итсен! 

Иң изге теләкләр белән барлык балаларың,кияү-килен, оныкларың, оныкчыгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев