Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

1 июльдә Кече Кибәхуҗа авылында яшәүче әтиебез АРСЛАНОВ РОБЕРТ МИНҺАҖ УЛЫның гомер бәйрәме- 60 яшьлек юбилее.⠀

01 июля 2020, 08:00

470

0

0

1 июльдә Кече Кибәхуҗа авылында яшәүче әтиебез АРСЛАНОВ РОБЕРТ МИНҺАҖ УЛЫның гомер бәйрәме- 60 яшьлек юбилее.⠀

Кадерле әтиебез! Сине ихлас күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә дә сине нык сәламәтлек, бәрәкәтле гомер, күтәренке кәеф һәм күңел тынычлыгы телибез. Әти, сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге җеләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше; син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, яшәү өлгебез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Киләчәктә дә әниебез белән пар канат булып, тигезлектә,кайгы-хәсрәтсез гомер кичерергә насыйп булсын.

60 яшең килеп ишек каккач,
Мендем димә яшьнең түренә.
Күңелеңдә калсын яз чуагы,
Гомер үтә диеп сүрелмә.
Котлы булсын синең туган көнең.
Шатлык белән үтсен һәр көнең.
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең.


Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Ильмира, кызларың Алинә, Гөлфинә, киявең Илдус, оныгың Динә. Бу теләкләргә кода-кодагыең да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X