11 гыйнвар көнне кадерле әниебез Хуҗина Әлфия Сәмигулла кызының 70 яшьлек күркәм юбилее. Ул Олы Кибәхуҗа авылында гомер кичерә.
Әниебез! Син безнең өчен сабырлык, итагатьлелек үрнәге булып яшисең. Әнә шул тыйнаклыгың, тәрбияле һәм тырыш булуың бүгенге бәхетеңнең төп нигезен тәшкил итә. Бүгенге гомер бәйрәмең белән котлап, киләчәктә дә чиксез шатлык-сөенечләргә төренеп яшәвеңне, әтиебез белән иңгә-иң куеп, тирән картлыкка кадәр бәхеттә гомер итүегезне, җаның тыныч, күңелең бүгенгедәй киң булуын телибез. Яшәр елларың озын, барасы юлларың якты, сәламәтлегең корычтай нык булсын. Аллаһы Тәгалә насыйп итеп, алдагы көннәреңдә дә куанычлар белән балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп, кадер-хөрмәттә, тынычлыкта кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын, балаларың, оныкларың өчен күңелең горур булсын иде!
Котлы булсын юбилеең,
Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен синең килер көннәрең.
Рәхмәт сиңа, әни, барсы өчен,
Иң кадерле кеше син безнең.
Барыбыз да сиңа баш иябез,
Сәламәт булып, озак яшә син.
Иң изге теләкләр белән, улың, кызларың, киленең һәм кияүләрең, 10 оныгың һәм әтиебез Васыйл.
Нет комментариев