12 февраль көнне Ачык Типтагы "Теләчеагрохимсервис" Җәмгыятенең машина йөртүчесе Саитов Илфат Фәрит улының 60 яшьлек юбилее

Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сезне 60 яшьлек юбилеегыз белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, озак яшәргә насыйп булсын.
Иң изге теләкләр белән, хезмәттәшләрең.
************************************************************************
Күптән түгел, Илфат Фәрит улына Татарстан Республикасы агросәнәгать системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәте белдерелде. Котлыйбыз!
Нет комментариев