Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

12 март көнне Теләче Муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе МӨБИНОВ ИЛДАР ВАКЫЙФ УЛЫН юбилее белән тәбриклибез!

12 марта 2020, 08:56

652

0

0

12 март көнне Теләче Муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе МӨБИНОВ ИЛДАР ВАКЫЙФ УЛЫН юбилее белән тәбриклибез!

Хөрмәтле Илдар Вакыйпович! 

Сезне ихлас күңелебездән туган көнегез – 50 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз.
 

Сез районыбызда иң җаваплы вазыйфаларның берсендә фидакарь хезмәт итәсез. Эшегезне зур җаваплылык белән башкарасыз. Киң колачлы фикерләүгә ия булуыгыз, мөһим проблемаларны чишүдә алдан үлчәп һәм җентекле якын килә белүегез белән хезмәттәшләрегез арасында хөрмәт тудырасыз. 

Җитәкче буларак Сез хезмәттәшләрегезгә һәм аларның ихтияҗларына игътибарлы, тынгысыз, эштә яңалыкка, эшлекле максатка омтылучан, белемле, кешелекле, ярдәмчел булуыгыз белән районыбызда ихтирам казандыгыз. 

Хөрмәтле Илдар Вакыйпович! Сезне туган көнегез белән котлап, киләчәктә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, районыбызның тагын да үсүе, чәчәк атуы өчен армый талмый хезмәт итүегезне теләп калабыз. Ышанычлы, тугры дусларыгыз Сезгә һәрвакыт терәк булсын, тормышыгызда шатлыкларыгыз күп булсын. Һәрбер көнегез Сезнең яшәү яме, дөнья иминлеге һәм куанычлар белән тулып торсын! 

Ихтирам белән, Теләче муниципаль  район Советы һәм Башкарма  комитеты хезмәткәрләре

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев