Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

16 гыйнварда Теләчедә яшәүче ШАКИРОВА МИННӘСФИЯ ШӘРИФУЛЛА КЫЗЫна 60 яшь тула

17 января 2022, 10:23

527

0

0

16 гыйнварда Теләчедә яшәүче ШАКИРОВА МИННӘСФИЯ ШӘРИФУЛЛА КЫЗЫна 60 яшь тула

Кадерле, яраткан, бердәнбер әниебез! Тирә-юньгә якты нур сибүче кояшыбыз! Сине шушы бәйрәмең – 60 яшьлек юбилеең белән тәбрик итәбез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Әтиебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызны табарга булышканыгыз, яратып кайгыртканыгыз өчен зур рәхмәт. Сиңа зур уңышлар, шатлыклы очрашулар, көтелмәгән куанычлар һәм бәрәкәтле озын гомер телибез. Ходай биргән гомереңне сәламәт булып, күңел тынычлыгында, кайгы-хәсрәтсез, борчу-мәшәкатьсез, шатлык-сөенечләр белән, балаларыңның һәм оныкларыңның бәхетенә сөенеп, туганнарыңның таянычын күреп, кадерхөрмәттә яшәргә язсын.

Котлы булсын, әни, туган көнең, озак яшә, бул син бәхетле.

Яныбызда син булганда гына, табып була олы бәхетне.

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез, белдерәбез туган көнеңдә.

Үстердең син безне кеше итеп, олы рәхмәт барысы өчен дә!

 

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, улың, кызларың, киленең, киявең һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X