Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

17 гыйнвар көнне Олы Нырсы авылында яшәүче БОРҺАНОВ МАРСЕЛЬ ГӘЛӘВЕТДИН УЛЫна 70 яшь тула.

17 января 2022, 10:31

505

0

1

17 гыйнвар көнне Олы Нырсы авылында яшәүче БОРҺАНОВ МАРСЕЛЬ ГӘЛӘВЕТДИН УЛЫна 70 яшь тула.

Кадерле әтиебез! Сине гомер бәйрәмең - туган көнең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Син безнен таянычыбыз да, ышанычыбыз да, киңәшчебез дә. Барысы өчен дә мең рәхмәтләр әйтеп, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, шатлык-куанычлар белән тулы бәрәкәтле озын гомер телибез сиңа! Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан тынычлыгын тоеп, безнең кадерле әтиебез, оныкларыңның яраткан дәү әтиләре булып, тынычлыкта, тигезлектә яшәргә язсын.

Изге теләк, җылы сүздән башка таба алмыйбыз олы бүләкне.

Безнең өчен бик тә кадерле син, бик тә якын, бик тә кирәкле.

Беркайчан да авыр сүз әйтмәдең, киңәшләрең булды үтемле.

Шуңадыр ул, яшибез без, әти, кызартмыйча синең йөзеңне.

Рәхмәт, әти, сиңа барысы өчен - тәрбияңә, биргән назыңа.

Күңел тынычлыгы юлдаш булсын картлыгыңның якты язында.

 

Сине яратып әниебез, кызларыңкияүләрең, улың-киленең, оныкларың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X