Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

18 февраль көнне Югары Мәтәскә авылында яшәүче иң газиз кешебез-әниебез Фәсхиева Наҗия Нурияәхмәт кызының 60 яшь тулган көне, зур бәйрәме-юбилее!

18 февраля 2024, 08:03

135

0

0

18 февраль көнне Югары Мәтәскә авылында яшәүче иң газиз кешебез-әниебез Фәсхиева Наҗия Нурияәхмәт кызының 60 яшь тулган көне, зур бәйрәме-юбилее!

Кадерлебез! Синең чиста, саф һәм йомшак күңелең кебек, табигатьнең дә иң матур мәлендә дөньяга килгән иң якын кешебез!
Бүгенге бәйрәм көнеңдә сиңа сәламәтлекнең ныгын, шатлыкларның иң зурысын, бәхетнең нурлысын, озын гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр, әтиебез белән тигез, бәхетле тормыш, балалар, оныклар куанычы телисебез килә! Туачак таңнарың бүгенгедән дә якты-матуррак һәм бәхетлерәк булсын иде.
Әниебез инде менә 39 ел халыкка медицина ярдәме күрсәтә, авылыбызның хөрмәткә лаеклы кешесе. Алга таба да сайлаган тугъры хезмәтеңдә зурдан-зур уңышлар, сабырлык телибез. Бүгенге матур елмаюың, олы йөрәгең, кешелеклелегең, безгә биргән белем һәм яхшы тәрбияң өчен сиңа тирән хөрмәт һәм рәхмәт сүзләребезне җиткерәсебез килә.
Бүген синең юбилеең, Әни!
Алтмыш яшең - Ходай бүләге.
Син яктыртучы безнең 
йорт нигезен,
Әти өчен- тормыш терәге.
Абынганда җайлап 
аңлатасың,
Сабыр төбе- алтын икәнен.
Син тамыры булсаң, 
без тармагы
Җиргә берегеп үскән имәннең.
Рәхмәт, әни, сиңа 
барысы өчен,
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы 
юлдаш булсын
Киләчәкнең якты язында!

Изгедән-изге теләкләр белән, сине һәрчак яратып, әтиебез Миннәхмәт, кызың Алия, улың Альмир, кияүең Марат, оныгың Нәргизә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев