18 февраль көнне Үзәк авылында яшәүче әтиебез Шигабутдинов Марат Солтан улы 60 яшьлек юбилеен билгеләп узды

Сине әтиебез бүгенге матур бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Без синең белән чиксез горурланабыз һәм сиңа бик-бик рәхмәтлебез. Әни белән сез туганнарыбыз өчен дә һәрвакыт гаилә үрнәге булдыгыз. Безгә дә тормышта үз урыныбызны табарга, һәр башлаган эшне ахырына җиткерергә өйрәттегез. Киләчәктә дә тигез тормышта, игелекле гомер кичереп, бер-беребезгә терәк булып яшәргә язсын.
Рәхмәт сиңа шундый булган өчен,
Ышанычлы кеше син безгә.
Озак яшә, бәхетле бул әти,
Безнең белән бергә гомергә.
Без әтиле йортта туып үстек,
Без әтиле йортка кайтабыз.
Җан җылысы көтеп торган өйгә
Дәшеп тора нурлы капкабыз.
Иң изге теләкләр белән әниең Нурбикә, тормыш иптәшең Зөлфирә, балаларың Рузалин – Рания, Ренат һәм оныгың Карим.
Нет комментариев