Теләче Информ

18 июль көнне Үзәк бистәсендә яшәүче кадерле әниебез АХМАДИЕВА АЛЬФИРА ӘБРИК КЫЗЫның 55 яшьлек юбилее!

--, 18 июль 2021 - 11:52
423
0
0

Кадерлебез! Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, әти белән озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.

Котлы булсын, ӘНИ, туган көнең,

Озак яшә, бул син бәхетле.

Яныбызда син булганда гына

Табып була олы бәхетне.

Уйлама әле, картаям, дип,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,

Урыннарың булсын гел түрдә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рамил, кызларың Алсу, Альбина, киявең Фәннүр, оныкларың Эльвина, Азалия, Амир, Дилия.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: