Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

19 февраль көнне Төрек-Тәмте авылында яшәүче газиз кешебез Кыямов Нуретдин Фәләхетдин улының 65 яшьлек юбилее!

19 февраля 2021, 13:42

593

0

0

19 февраль көнне Төрек-Тәмте авылында яшәүче газиз кешебез Кыямов Нуретдин Фәләхетдин улының 65 яшьлек юбилее!

Сабыр холкың, киң күңелең, тырышлыгың белән күпләрнең ихтирамын яулаган олы җанлы әтиебез сине ихластан олы юбилеең белән котлыйбыз. Без синең һәрвакыт көр күңелле, сау-сәламәт, безнең уңышларга куанып,  әни белән тигезлектә яшәвеңне телибез. Безгә яхшы тәрбия биргәнең, оныкларыңа төпле киңәшләрең, кайткан саен ачык йөзең өчен зур рәхмәт әти!

Без бурычлы, әти синең алда,

Бар җаныңны безгә бирәсең.

Көчле рухыңны сындырмыйча,

Гомер көзләренә керәсең.

 

Туган якның кырларыдай иркен,

Әтиебез, синең күңелең.

Шатлык-куанычта һәм бәхеттә

Үтсен синең бөтен гомерең!

 

Олы хөрмәт белән балаларың: Рәмзия-Илнар, Рамил-Лилия, оныкларың Әскәр, Искәндәр, Зилә, Самир, теләкләргә әниебез Рузилә дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев