Теләче Информ

19 июль көнне Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче САФИУЛЛИНА ГӨЛЧӘЧӘК ЗӨФӘР КЫЗЫның 50 яшьлек юбилее.

--, 19 июль 2020 - 07:26
1254
0
0

Кадерлебез! Сине күркәм юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхетшатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның иге- леген күреп, озак яшәргә насыйп булсын.

Тормышыңның иң ямьле чагы,
50 яшь - ул аз әле!
Алда әле күпме шатлык,
Күпме бәхет, наз әле!

Иң изге теләкләр белән әниебез һәм барлык туганнар исеменнән Шәйхетдиновлар гаиләсе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: