Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

20 ноябрь көнне Теләче авылында гөмер итүче Хәкимов Сабирҗан Хәким улының туган көне!

20 ноября 2021, 09:17

1547

0

0

20 ноябрь көнне Теләче авылында гөмер итүче Хәкимов Сабирҗан Хәким улының туган көне!

Газиз кешебез, кадерле әтиебез!
Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерлебез, сиңа булган теләкләрбезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, әниебез белән тигезлектә, тыныч тормышта гомер итүегезне теләп калабыз.

Изгелекнең саф өлгесе булып,
Син торасың әти тормышта.
Әти дип дәшәр кеше булгач,
Рәхмәтле без шушы язмышка.

Синнән бүген яшен сорамыйбыз,
Тик укыйбыз маңгай сырларын.
Синең куллар, синең эшләр әйтә
Ничә еллар инде узганын.

Нинди генә эштә эшләсәң дә,
Намуслы узды хезмәт юлларың.
Безнең өчен якты маяк - синең
Тормышыңда узган елларың.

Син булганга әти, без бәхетле,
Син булганга якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Иң кадерле, якын кешебез.

Ин изге теләкләр белән әниебез Фирдәгөл, балаларың, кияүләрең, киленең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X