Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

20 ноябрьдә Баландыш авылында яшәүче, үзәкләштерелгән бухгалтериядә баш бухгалтер булып эшләүче ФӘҮЗИЯ ХАҖИНУР КЫЗЫ ЙОСЫПОВАның туган көне - 55 яшьлек юбилее!

20 ноября 2021, 05:46

595

0

0

20 ноябрьдә Баландыш авылында яшәүче, үзәкләштерелгән бухгалтериядә баш бухгалтер булып эшләүче ФӘҮЗИЯ ХАҖИНУР КЫЗЫ ЙОСЫПОВАның туган көне - 55 яшьлек юбилее!

Йөрәктәге иң җылы хисләр, җир йөзендәге иң матур теләкләр аша Сезне гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Без Сезне хезмәт учагында туктаусыз кайнап, һәрвакыт алга, яңалыкка омтылып яши торган тыйнак, төгәл, гади кеше буларак беләбез һәм хөрмәт итәбез. Сезгә саулык белән тигезлектә бәхетле озын гомерләр, шатлык-куанычлардан торган көннәр, эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар, балаларыгызның, оныкларыгызның игелекләрен күреп, якыннарыгызның иң кадерлесе булып яшәүләрне Ходай насыйп итсен.

Сабыр да сез, гади, кешелекле

Кылганыгыз – бары изгелек.

Шатлыкларда үтсен сезнең көннәр,

Бәхетегез булсын гомерлек.

Юлыгызда киртә очраса да,

Тирән упкыннарга юлыкмагыз.

Һәрчак сезгә ярдәмгә килерлек,

Хезмәттәшләрегез барын онытмагыз!

Иң изге теләкләр белән районның авыл җирлекләре коллективлары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X