Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

22 ноябрь көнне Баландыш авылында яшәүче МӨХӘМӘТШИН РӨСТӘМ ШӘМСЕВӘЛИ УЛЫның 45 яшьлек юбилее

22 ноября 2019, 09:40

1509

0

1

22 ноябрь көнне Баландыш авылында яшәүче МӨХӘМӘТШИН РӨСТӘМ ШӘМСЕВӘЛИ УЛЫның 45 яшьлек юбилее

Безнең өчен иң кадерле кешебез, хәләл җефетем, яраткан әтиебез! Сине их- лас күңелебездән үзеңә генә хас булган гомер бәйрәмең - туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләрен әйтәбез. Син дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай безгә алдагы көннәребездә шатлыкларыбызга сөенеп, балаларыбызга куанып яшәргә насыйп итсен!

Гаилә нигезе нык син булганга гына,
Рәхмәт синең төпле сүзеңә.
Безгә булган изгелегең, игътибарың
Савап булып кайтсын үзеңә!
Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез булып, әтиебез
Олы шатлык, нык исәнлек белән
Озак яшә безнең арада.

 

Сине хөрмәт итеп, яратып хәләл җефетең Гөлсинә, кызларың Рәфинә, Рәзилә

Энебез Рөстәм!

Син тормыш баскычлары аша күтәрелеп, 45 яшеңне тутырдың. Син далаларның мәгърур лачыны сыман, күп нәрсәләрне алдан күрә белдең, алдан сиземләп, энем буларак, беренче ярдәмгә килдең, гаделсезлекләрдән яклап, безне үз канатың астына алдың. Рәхмәт сиңа! ”Ир кеше-иген басуы, хатын-иген тулы келәт”, - диләр. ”Иген”не кадерләп саклаучы “келәтең” белән бергә, балаларыгызның тәуфыйклыгына, бәхетләренә куанып, соңгы сулышларыгызга кадәр кулга-кул тотыны- шып, тигезлектә, тынычлыкта озын гомер кичерергә насыйп итсен.

Кешелекле бит син, изге җанлы!
Ярдәмчел син дуска, туганга.
Синнән газиз кеше бармы икән,
Без бәхетле тик син булганга.

Иң изге теләкләр белән абыең Самат, туган апаң һәм сеңелкәшләрең Зилә, Динә.


Хөрмәтле туганыбыз!

Көчле рухлы һәм ке- шелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә яз- сын. Һәрчак шулай саф күңелле, сердәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып, озын-озак еллар яшәвеңне телибез.

Сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете теләп әбиең Вәсимә, апаң Рәмзия, кода-кодагый, баҗаең Олег, балдызың Гөлсем, Снежанна-Савелий

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X