Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

23 ноябрь көнне Алан авы- лында яшәүче ХӨСӘЕНОВ МАНСУР ХӨСӘЕН УЛЫның туган көне

23 ноября 2019, 09:26

2191

0

0

23 ноябрь көнне Алан авы- лында яшәүче ХӨСӘЕНОВ МАНСУР ХӨСӘЕН УЛЫның туган көне

Кадерле әтиебез! Сине 85 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Әниебез белән дүрт баланы кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Син балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изге- лек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең. Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә килгәндә кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа! Безне сөендереп озын-озак яшә!

Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, оныкларың исеменнән улың Рөстәм-Раушания, Айдар, Илүзә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X