Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

28 декабрь көнне Теләче авылында яшәүче безнең өчен кадерле әтиебез ӘХМӘТЖАНОВ ИЛДУС КЫЯМЕТДИН улының 85 яшьлек юбилее!

28 декабря 2023, 08:43

161

0

0

28 декабрь көнне Теләче авылында яшәүче безнең өчен кадерле әтиебез ӘХМӘТЖАНОВ ИЛДУС КЫЯМЕТДИН улының 85 яшьлек юбилее!

Сабыр холыклы, киң күңелле, тырышлыгы белән күпләрнең ихтирамын яулаган олы җанлы әтиебезнең бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз.  Кадерле әтиебез, дәу әтиебез! Без синең һәрвакыт күтәренке күңелле, сәламәт һәм бәхетле булуыңны телибез. Киләчәктә дә гаиләбезнең җылы учагы булып, балаларының, оныкларының, оныкчыкларының шатлыгына куанып яшәргә язсын.
Еллар уза диеп моңсуланма,
Гел яшьлектә калсын күңелен.
Шатлыкларга  күмелеп, безнең белән,
Гөрләп утсен калган гомерең.
Озын гомер бирсен Ходай сиңа,
Кояш бирсен наз һәм яктылык.
Балаларын, оныкларын сиңа,
Китерсеннәр иде гел шатлык.


Иң изге теләкләр белән Венера апа, балаларың, оныкларың, оныкчыкларың, туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев