Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

28 декабрьдә Теләчедә яшәүче Гобәйдуллина Жуәйрә Якуб кызының 70 яшьлек юбилее

28 декабря 2023, 08:01

185

0

0

28 декабрьдә Теләчедә яшәүче Гобәйдуллина Жуәйрә Якуб кызының 70 яшьлек юбилее

Тирә-юньгә якты нур сибүче кояшыбыз! Кадерле, яраткан, бердәнбер әниебез! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Аллаһ ике дөнья бәхете, рухи һәм матди байлык, җан тынычлыгы бирсен. Тормышың Аллаһның ризалыгында булсын. Әти белән тигезлектә, муллыкта яшәргә язсын. Барлык хыялларың чынга ашсын. Ходай биргән гомереңне сәламәт булып, күңел тынычлыгында, кайгы-хәсрәтсез, борчу-мәшәкатьсез, шатлык-сөенечләр белән, балаларыңның һәм оныкларыңның бәхетенә сөенеп, туганнарыңның таянычын күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.

Юбилеең, әни, котлы булсын,

Телибез бәхет кенә.

Сөендерсен һәрбер көнең,

Шатлыклар килеп кенә.

 

Без телибез сиңа озын гомер,

Шатлыкларның иң-иң олысын.

Көннәрнең дә бәхетлесен генә,

Ә гомернең якты, нурлысын.

 

Озын гомер бирсен сиңа Ходай,

Кояш сиңа бирсен яктылык.

Барлык балаларың, оныкларың,

Китерсеннәр бары яхшылык.

 

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Исламгали, кызың Гөлназ, улың Алмаз, киленең Аксана, киявең Рәфит, оныкларың Зәлия, Раяз, Рөстәм

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев