Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

29 ноябрьдә Теләчедә яшәүче ИСМӘГЫЙЛЕВ ИРЕК РАФАЭЛЬ УЛЫның туган көне

29 ноября 2022, 08:17

368

0

0

29 ноябрьдә Теләчедә яшәүче ИСМӘГЫЙЛЕВ ИРЕК РАФАЭЛЬ УЛЫның туган көне

Кадерле әтиебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Әтиебез, син һәрчак безнең ныклы таянычыбыз булдың. Үзең тырыш, кырыс, таләпчән, шул ук вакытта нечкә күңелле. Үзең юмарт, шук, шаян. Дөньяның ямен табып, табигатьнең матурлыгын тоеп яши беләсең. Син һәрвакыт хәрәкәттә, тормышта югары максат куеп, шуңа ирешә алуыңа сокланабыз. Әниебезгә ныклы терәк, дәү әниебезгә кайгыртучан ул, туганнарыңа ярдәмчел абый, безгә яраткан әти, оныгыңа иң яхшы бабай буларак син безгә үрнәк. Киләчәктә әниебез белән тигезлектә, авырмыйча, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәвеңне телибез. Син безнең дөнья бәхасе, Әти!

Сине яратып, әниебез, балаларың, киленең, оныгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев