Теләче Информ

Теләче районы

18+
Котлаулар

3 ноябрь көнне Олы Тиләҗе авылында яшәүче Зәйнетдинова Айсылу Гариф кызының 55 яшьлек юбилее

03 ноября 2024, 08:09

263

0

0

3 ноябрь көнне Олы Тиләҗе авылында яшәүче Зәйнетдинова Айсылу Гариф кызының 55 яшьлек юбилее

Җир йөзендә безнең өчен иң кадерле, иң газиз, йомшак, киң күңелле, ярдәмчел, безнең өчен өзелеп торучы Әниебез! Сине ихлас күнелдән туган көнен белән котлыйбыз. 
Кадерлебез, сиңа саулыкның ныгын, шатлыкларның иң зурысын,бәхетнең нурлысын, озын гомер, күңел тынычлыгы, әтиебез белән мул тормыш телибез. Тигезлегегездән Аллаһы аермасын, ике дөнья бәхете насыйп итсен. Без, балаларыгыздан кадер-хөрмәт күреп, һәр туган көнгә сөенеп рәхәттә, бәрәкәттә яшәгез. Әтиебез белән безне кадерләп үстереп,үз юлыбызны табарга булышканыгыз, яратып кайгыртканыгыз өчен мең рәхмәт! Әти белән, безне сөендереп, озын-озак яшә,Әни!


Иң изге теләкләр белән дәү әниебез, тормыш иптәшең-Илшат, улың Ришат,кызың Энҗе, киявең Зөлфәт, оныкларың Ләйлә,Захир, кода-кодагыең, туганнарың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев