Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

6 август көнне безнең гаиләбездә зур бәйрәм. Үзәк бистәсендә яшәүче әниебез ТӘНЗИЛӘ ТИМЕРХАН КЫЗЫ ЗӘЙНЕТДИНОВАның юбилее. Әниебезгә - 70 яшь.

04 августа 2021, 11:29

737

0

0

6 август көнне безнең гаиләбездә зур бәйрәм. Үзәк бистәсендә яшәүче әниебез ТӘНЗИЛӘ ТИМЕРХАН КЫЗЫ ЗӘЙНЕТДИНОВАның юбилее. Әниебезгә - 70 яшь.

Кадерледән-кадерле әниебез һәм тормыш иптәшем! Җир йөзендә безнең өчен синнән дә газиз, синнән дә кадерле кеше юк. Син безнең өчен таяныч та, терәк тә, киңәшче дә, дус та. Син булганда гына без бәхетле. Мәрхәмәтең, олы күңелең, изгелегең, игелегең өчен бик-бик яратабыз. Синең безгә күрсәткән изгелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Безне - өч балаңны иркәләп, назлап үстергәнең, тормыш серләренә төшендергәнең өчен дә рәхмәт сиңа әниебез. Без агарткан чәчләрең, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде безне. Без сине бик яратабыз. Иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын. Биргән фатыйхаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Балалар хәсрәте күрмә. Бергәләшеп дөньяның матурлыгын тоеп яшәргә язсын барыбызга да.

Рәхмәт, әнием, шәфкать тулы йөрәгеңә,

Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.

Рәхмәт безгә өмет биргән күзләреңә,

Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.

Сине яратып өч балаң, ике киленең, алты оныгың. Безнең теләкләргә әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев