Теләче Информ

Теләче районы

18+
Котлаулар

7 февраль көнне, Шәтке авылында яшәүче әти-әниебез Рахимов Васил һәм Вәсимәнең алтын туйлары!

07 февраля 2025, 09:23

482

0

9

7 февраль көнне, Шәтке авылында яшәүче әти-әниебез Рахимов Васил һәм Вәсимәнең алтын туйлары!

Без сезне чын күңелебездән бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сез никахка кергән көннән бирле 50 ел гомер үтеп киткән..Сезгә булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Безнең өчен һәрчак үрнәк сез. Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә терәк, бер-берегезгә кирәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, җан җылысын тоеп гомер кичергәнсез.. Нәсел агачын дәвам итеп, акыллы, тәүфыйклы, мәрхәмәтле малайлар үстердегез. Ходай сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек бирсен.

Илле ел кулга – кул тотынып

Пар былбылдай тормыш итәсез.

Авыр чакта аумас терәк булып,

Гомер йомгакларын сүтәсез.

Ә без сезгә карап сокланабыз

Ихтирамлы сезгә карата.

Лаек парларның сез иң гүзәле.

Сезне күңел шуңа ярата.

Нинди бәхет, чәчкә чал керсәдә

Әти – әни диеп дәшәбез,

Безгә терәк, оныкларга шатлык,

Озак – озак бергә яшәгез.

 

Иң изге теләкләр белән балалары Хәлим – Венера, Фаил – Людмила, Данис – Алсу,оныклары Айдин, Айзилә, Данияр, Динияр.

Оставляйте реакции

9

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев