Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

8 октябрь көнне Теләчедә яшәүче ТӘСЛИМӘ ФАТИХ КЫЗЫ САТТАРОВАның 50 яшьлек юбилее!

08 октября 2021, 08:51

869

0

0

8 октябрь көнне Теләчедә яшәүче ТӘСЛИМӘ ФАТИХ КЫЗЫ САТТАРОВАның 50 яшьлек юбилее!

Кадерле әниебез! Барлык зур гаиләбез - әтиебез, кызларың, кияүләрең, улың һәм оныкларың исеменнән сине юбилеең белән тәбрик итәбез. Үзебез Әни булгач кына баланың нинди газиз, кадерле булуын аңладык, сиңа булган хөрмәтебез һәм яратуыбыз тагын да артты. Без бүген бик бәхетлеләр, безнең дөньяда иң якын кешебез, иң кадерле кешебез - әниебез бар. Шушы бәйрәм көнеңдә сиңа иң матур сүзләребезне җиткерәсебез килә. Әни, син без - 3 бөртек баланы әтиебез белән үстереп аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше. Син һәркөнне безгә күңел җылысын бирүче, киләчәккә өмет, ныклылык, таяныч булучы үрнәк, бар туганнарны, балаларны, кияү-оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы киң күңелле кеше. Сиңа барысы өчен дә чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Син безнең өчен һәрчак үрнәк булдың, гаиләләребезне дә әти белән сезнең гаилә үрнәгендә корырга тырышабыз. Бүгенге юбилей көнеңдә теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән сиңа юллыйбыз. Ходай Тәгалә синең булган бәхетләреңә өстәп озак елларга җитәрлек сәламәтлек бирсен, әти белән күп еллар безне төп йортыбызда каршылап-озатып торырга язсын. Без сине бик яратабыз!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X