Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

8 сентябрьдә Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар җитәкчесе Кошкина Эльвира Минешаех кызының туган көне

08 сентября 2022, 07:40

286

0

0

8 сентябрьдә Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар җитәкчесе Кошкина Эльвира Минешаех кызының туган көне

Кадерле укытучыбыз Эльвира Минешаеховна! Йөрәгебездәге  изге теләкләребез, күңелебезне биләгән ярату һәм соклану хисләре бүген Сезгә котлау булып барып ирешсеннәр иде. Яз кояшы кебек, безнең күңелләрне җылыткан олы йөрәгегезгә беркайчан да кайгылар килеп кагылмасын, сыйныфыбызда һәр кешегә дә матур итеп карый белгән күзләрегез яшьләнмәсен, чәчләрегезгә аклык кунмасын, ягымлы йөзегездән бер кайчан да елмаю сүрелмәсен.
Сез иң гүзәл дә, иң тыйнак та, иң сабыр да, иң күркәм дә... Рәхмәт Сезгә, хөрмәтле укытучыбыз! Киләчәк көннәрегездә исәнлек-саулык, шатлык-куанычлар, гаиләгездә тигезлек телибез. Балаларыгыз, оныкларыгыз, якыннаргыз белән бәхетле мизгелләр кичереп яшәргә язсын.

Иң изге теләкләр белән « 3 в» сыйныфы укучылары  һәм әти-әниләр.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев