9 февраль көнне Максабаш авылында яшәүче Хуҗиәхмәтова Равия Шәйми кызы үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп уза

Кадерле әниебез! Ихлас күңелдән сине олуг юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әниләр бик сирәктер. Син олы җанлы, киң күңелле кеше, безнен таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез.Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең. Алдагы тормышыңда Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте, бәрәкәтле тормыш телибез. Картаюны сизмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә, хаман шулай көчле рухлы hәм ярдәмчел, изге күңелле булып кал, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, әти белән тигезлектә озак еллар гомер итәргә насыйп булсын. Гомер буе без – балаларың дип яшәдең, бик зур рәхмәт сиңа, Әни!
Һәрвакытта булдың өйнең яме,
Авыр чакта безгә син терәк.
Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,
Син бит, Әни, безгә бик кирәк!
Иң изге теләкләр белән кызың Рәфилә, киявең Рафил. Безнең теләкләргә тормыш иптәшең Рафик, улың Рафил, кода-кодагыйларың һәм биш оныгың да кушыла.
Нет комментариев