Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Баландыш авылында яшәүче МӨБӘРӘКШИН ИЛЬЯС МИННЕКАЮМ УЛЫның 50 яшьлек юбилее

26 февраля 2019, 12:58

1084

0

2

Баландыш авылында яшәүче МӨБӘРӘКШИН ИЛЬЯС МИННЕКАЮМ УЛЫның 50 яшьлек юбилее

26 февраль көнне Баландыш авылында яшәүче МӨБӘРӘКШИН ИЛЬЯС МИННЕКАЮМ УЛЫның 50 яшьлек юбилее

Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Матур бәйрәмең - юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, яратып – сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа әти. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Әти! Сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең әни белән бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!

Изге теләк, җылы сүздән башка,
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Сабыр да син, гади, кешелекле,
Кылган эшең бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен синең көннәр,
Бәхетләрең булсын гомерлек.

Изге теләкләр белән әниебез Фәнүсә, кызларың Ләйсән, Чулпан.

 

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев