Теләче Информ

Баландыш төп мәктәбе укытучысы Хасаншина Рәсимә Фаезхан кызының 17 сентябрьдә 60 яшьлек юбилее!

--, 17 сентябрь 2021 - 09:16
179
0
0

Хөрмәтле  Рәсимә Фаезхановна!

Сез гомер юлыгызны   үзегезнең туган мәктәбегездә , Баландыш төп мәктәбендә  белем бирүгә багышлагансыз.   Мәктәптә эшләү дәверендэ тормышыгызда үтә жаваплы да, кызыклы да көннәрегез санап бетергесез куп булгандыр.Сез купме балалар куңеленә  изгелек орлыклары  салгансыз.    Язмыш сезгә тагын күп-күп игелекле, изгелекле якты көннәр буләк итсен!  Юбилеегыз белән!

60 ел узып та киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә...
Син бәхетле: гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.

Иң изге теләкләр белән Баландыш төп мәктәбе коллективы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: