Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бүген 9 июнь көнне Теләче муниципаль район башлыгы урынбасары АЙРАТ ГИЛВАН УЛЫ ФАТХУЛЛИНның туган көне!

09 июня 2021, 08:21

1188

0

0

Бүген 9 июнь көнне Теләче муниципаль район башлыгы урынбасары АЙРАТ ГИЛВАН УЛЫ ФАТХУЛЛИНның туган көне!

Хөрмәтле Айрат Гилванович!

Юбилеегыз көнендә без Сезгә барлык изге теләкләребезне юллыйбыз. Ходай Тәгалә бөтен теләкләрегезне, хыялларыгызны гамәлгә ашырырга юл ачсын! Шушы җәйге көннәр Сезгә күнелегезгә илхам, табыныгызга бәрәкәт китерсен.

Киләчәктә дә бергә-бергә, кулга кул тотынышып халкыбызның мәнфәгатьләре өчен тагын да озак еллар дәвамында хезмәт итәргә насыйп булсын, халкыбызның рәхмәтен ишетеп яшәргә язсын!

Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!

Тәбриклибез сезне чын күңелдән,
Котлы булсын туган көнегез.
Кайгы, хәсрәт сезне читләп үтсен,
Шау бәхеткә тулсын өегез!

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X