Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бүген Теләче авылында яшәүче Гатиятова Сирена Васыйл кызы туган көнен билгеләп уза

29 января 2024, 09:56

163

0

0

Бүген Теләче авылында яшәүче  Гатиятова Сирена Васыйл кызы туган көнен билгеләп уза

Хөрмәтле Сирена Васыйловна! Сезне чын күңелебездән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез!  Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип  дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме – менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың. Хатын – кыз бу чорда алдын – артын уйлап акыл белән эш итә, җиде кат үлчәп бер кат кисә. Сезнең менә шундый матур чорыгыз! Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел, көләч йөзле булып калыгыз.Шатлыкларга төренеп яшәгез! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез! Иҗат чишмәгез саекмасын! 

Хөрмәт белән, "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев