Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бүген Теләче авылында яшәүче Гиниятуллин Сәгыйт Шәрифулла улының туган көне

24 января 2024, 17:07

119

0

0

Бүген Теләче авылында яшәүче Гиниятуллин Сәгыйт Шәрифулла улының туган көне

Хөрмәтле Сәгыйт Шарифуллович!
Ихлас күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә саулык-сәламәтлек, гаилэ бәхете, эшегездә зур уңышлар телибез. Сез, Республикабызда, илебездә танылган зур шәхес. Үзегезнең hәм гаиләгезнең тырыш хезмәте белән татар атлары булдырып, милли көрәшебезне үстереп, яшьләргә үрнәк булып матур тормыш алып барасыз. Үзегезнең көрәшче улларыгыз, кызыгыз, оныкларыгыз  зур нәтиҗәләргә ирештеләр. Теләче районына, халкыбызга эшләгән изге эшләрегез өчен Аллаh үзегезне зурласын, Әмин! 

 Иң изге теләкләр белән көрәшче дусларыгыз!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев