Бүген Теләче авылында яшәүче Исмәгыйлев Хөсәен Мисүәр улының гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее

Әтисенә!
Сөбханалла өч гамәлең - йорт җиткердең, улың инде үзе әти.
Утырткан агачларыңнан да - урман үскәндер бәлки.
Гомер үткәч уйлыйсың да, сүтәсең дә, җыясың,
Матур итеп гомер итсәң - рәхәтләрен тоясың.Ачуың килеп, кайвакыт үпкәләп йөрсәң дә,
Әй әнисе, сагынып кайттым димәсәң дә -
Син кайтмасаң, өйдә нидер җитми кебек,
Чиләгенә күрә - капкачы дип, борынгылар әйткән белеп.Улым белән икебезгә - Син зур терәк,
Күрше-күлән, туганнарга син бик кирәк.
Ниди генә очракта да сузасың кул.
Булган кеше бар җирдә дә булдыра шул.Усаллыгың да куәтле, буласың йомшак та,
Тормыш бит ул - каласың төрле очракта.
Һәр көнебез тәнкыйть белән макталуда,
Бер-беребезгә гаҗәпләнеп таң калуда.Габдулла Тукай шигырендәге кебек:
Еллар үткән саен әллә акыл кереп -
Беребез сукыр, беребез телсез - дәшмибез.
Һәр көн шөкер итеп, Раббыбызга рәхмәт әйтеп яшибез.Юбилеең белән котлыйбыз - яратып һәм хөрмәт итеп,
Аллаһы биргән гомереңдә - яшә әле йөгереп йөреп.
Бездән теләк сиңа шул, әтисе, сәламәт бул!
Хәерле гомерләр кичер, хәерле гамәлләр кыл!
Сине яратып һәм хөрмәт итеп хатының Наилә. Минем теләкләремә улыбыз Булат белән киленебез Гүзәл, оныкларыбыз Камилә белән Данияр да кушыла.
Нет комментариев