ҖЧ “Саба сыр-май комбинаты”ның җитештерү буенча директор урынбасары Вәсилә Йосып кызы Владимирова үзенең 65 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә
Хөрмәтле Вәсилә Йосыповна, сезне гомер бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз, җитештерүгә керткән зур өлешегез һәм югары казанышларыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез! Алдагы көннәрдә дә сезгә нык сәламәтлек, хезмәт уңышлары,гаилә иминлеге телибез! Коллективта һәрвакыт хөрмәтле җитәкче булып, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерергә язсын!
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сезгә гомергә!
Ихтирам белән, ҖЧ “Саба сыр-май комбинаты” коллективы.
Нет комментариев