Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ямбулат авылында яшәүче яраткан әниебез Гараева Рузалия Хажиәхмәт кызының 6 апрель көнне 70 яшьлек юбилее

06 апреля 2024, 08:40

191

0

0

Ямбулат авылында яшәүче яраткан әниебез Гараева Рузалия Хажиәхмәт кызының 6 апрель көнне 70 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез! Сине чын күңелебездән туган көнең -  юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет - шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Балаларыңның һәм оныкларынның игелеген күреп,  озын-озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.

Котлы булсын, әни, туган көнең,

Озак яшә, бул син бәхетле.

Яныбызда син булганда гына,                                                                                                

Табып була олы бәхетне.

 

Кешелекле, гади, сабыр да син

Зарланмыйча гомер итәсең.

Калган тормышыңа еллар бары,

Куанычлар гына өстәсен.

 

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән матур,

Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Иң изге теләкләр белән,  балаларың  Дамир, Рамил-Рушания, Чулпан-Рәмис,  оныкларың Айзилә, Зәринә, Зөлфәт, Тәбрис, Салават.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев