Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе директоры Миннекаева Гөлшат Гаптрәвеф кызының 7 сентябрьдә 55 яшьлек юбилее

07 сентября 2022, 07:33

363

0

0

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе директоры Миннекаева Гөлшат Гаптрәвеф кызының 7 сентябрьдә 55 яшьлек юбилее

Хөрмәтле җитәкчебез, Гөлшат Гаптрәвефовна!

Сезне олуг  юбилеегыз  белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Сез -гадел җитәкче, укучыларның яраткан остазы, авылыбызның үрнәк гаиләсе, балаларыгызның яраткан кадерле әнисе. Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше үзе ясый. Сез дә үз бәхетегезне үзегез тудырып, балаларыгызга, туганнарыгызга өлеш чыгардыгыз. Һәрчак киң күңелле, ярдәмчел була белдегез. Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын, бүгенге ихлас теләкләр барысы да кабул булсыннар.

Сезнең тормыш юлы матур тарих,

Күпләр өчен үрнәк булырлык!

Рәхмәт, дибез, Сезгә чын йорәктән,

Сезнең гомер – безнең горурлык.

Иң изге теләкләр белән Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе коллективы.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X