Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кадерле әниебез, Олы Мәтәскә авылында гомер итүче, Әхмәтвәлиева Зөлфия Исмәгыйль кызы -  14 февраль көнне 55 яшьлек туган көнен билгеләп узды

15 февраля 2024, 09:02

229

0

0

Кадерле әниебез, Олы Мәтәскә авылында гомер итүче, Әхмәтвәлиева Зөлфия Исмәгыйль кызы -  14 февраль көнне 55 яшьлек туган көнен билгеләп узды

Кадерлебез, сине ихлас күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле әни, тормыш иптәше, таянычыбыз, ышанычыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Без сине чын күңелдән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Алдагы тормышыгызда да әти белән бергә пар канатлар булып, саулык белән озын гомер итегез. Тигезлегегездән Аллаһы аермасын, ике дөнья бәхете насыйп итсен. Без, балаларыгыздан кадер-хөрмәт күреп, һәр туган көнгә сөенеп рәхәттә, бәрәкәттә яшәгез. Туган көнең, 55 яшьлек юбилеең котлы, мөбәрәк булсын, әниебез! 

Сине яратып тормыш иптәшең Фидаил, улларың Фәнил, Зөлфәт, кызың Зәлинә, киленең Ләйсән, оныгың Сафинә

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев