Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кадерле әниебез, Сауш авылында гомер итүче Якупова Хәния Мөхәмәтвафый кызы, тормышының иң түгәрәк, кадерле һәм матур өлешенә аяк басты – 23 гыйнвар көнне 55 яшьлек юбилеен каршылады

23 января 2024, 08:05

235

0

1

Кадерле әниебез, Сауш авылында гомер итүче Якупова Хәния Мөхәмәтвафый кызы, тормышының иң түгәрәк, кадерле һәм матур өлешенә аяк басты – 23 гыйнвар көнне 55 яшьлек юбилеен каршылады

Кеше гомере эшләгән изгелекләре белән бәһале һәм кадерле. Яшеңә карамастан, яхшылыкларың мулдан икән, димәк, синнән дә бәхетле кеше юк. Әниебез туган авылыбызда 35 ел буена шәфкать туташы хезмәтен башкара. Көне халык арасында, кешеләр сәламәтлеген кайгыртып уза. Аерым бер ныклык, тырышлык, үҗәтлек тәлап итә бу һөнәр.Әниебез, гаилә тормышыгыз да сокланырлык. Әтиебез Тәлгать белән матур, тату тормыш корып, инде менә 33 ел иңне-иңгә куеп, бәхетле гомер итәсез. Бүгенге көндә дүрт оныкның яраткан дәү әнисе - дәү әтисе Сез. Балачакта безгә биргән тәрбиягез, игътибарыгыз өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Инде үз ояларыбызны корсак та, һәрдаим безне кайгыртып яшисез. Тигезлегегездән Аллаһ аермасын, иман һәм рух ныклыгы, җан тынычлыгы, саулык белән хәерле озын гомерләр, ике дөнья бәхете насыйп итсен. Без, балаларыгыздан кадер-хөрмәт күреп, һәр туган көнгә сөенеп, рәхәттә, бәрәкәттә яшәгез! Без Сезне бик яратабыз! Туган көнең, 55 яшьлек юбилеең котлы, мөбарәк булсын, Әниебез! 

Изге теләкләрне әтиебез - Тәлгать,  улың Илдар-киленең Рәзинә, оныкларың  Данил, Мәдинә, Иделия, Райян исеменнән киявең Марат һәм кызың Лилия юллады.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев