Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Казаклар авылында яшәүче кадерле әтиебез КАШАПОВ РАШИД ГАБДЕЛХАЙ УЛЫның 10 июльдә 65 яшьлек юбилее

10 июля 2020, 11:18

607

0

0

Казаклар авылында яшәүче кадерле әтиебез КАШАПОВ РАШИД ГАБДЕЛХАЙ УЛЫның 10 июльдә 65 яшьлек юбилее

Кадерле әтиебез, ихлас күңелдән сине Туган көнең белән котлыйбыз! 
Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек нык, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә! Без сине бик нык яратабыз!

Йөрәгеңнең киңлегенә
Сыйганбыз барыбыз да.
Без бәхетле синдәй кеше
Булганга яныбызда.
Ярдәм, киңәш кирәк чакта
Бар синең төпле сүзнең.
Күрше-тирә, дус-туганга
Елмаеп тора йөзең.
Нык кеше син, борчуда да
Сынмыйсың, сыгылмыйсың.
Язмыш сынаган чакларда
Абынып егылмыйсың.
Биргәненә шөкер итеп,
Яшисең риза булып.
Килсен алдагы елларың
Шатлык, бәхеткә тулып.
Син бар чакта, безгә рәхәт,
Балкып тора өй әче.
Тормышны сөеп яшәргә 
Сүнмәсен. әткәй, көчең.
Бүген синең-65 яшең,
Ә син һаман яшь әле.
Кирәк булып, терәк булып 
100 гә кадәр яшә әле. 


Иң изге теләкләр белән улларың Илназ белән Булат, киленнәрең Ильзирә белән Ләйсән, оныкларың Мәрьям, Аяз, Әмир, Камил һәм бу теләкләргә әниебез Суфия да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X