Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ХӨРМӘТЛЕ ИЛНУР МӘХМҮТОВИЧ!

26 февраля 2021, 08:56

867

0

1

ХӨРМӘТЛЕ ИЛНУР МӘХМҮТОВИЧ!

Сезне туган көнегез –50 ЯШЬЛЕК ЮБИЛЕЕГЫЗ белән ихлас котлыйбыз, хезмәтегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхетле көннәр телибез.

Сезнең тормыш юлыгыз – үз максатларына кыю атлаучы чын ир-егетләргә генә хас юл ул. Республикабызда югары һәм җаваплы вазыйфада күп еллар нәтиҗәле хезмәт куясыз, дәүләт һәм муниципаль идарә органнарының нәтиҗәле хезмәттәшлек итүе, хакимият органнарының халык мәнфәгатьләрен алга куеп эшләве - Сезнең кебек көчле шәхесләребезнең зур хезмәте нәтиҗәсе.Районыбыз оешып кабат аякка баскан чорларда, идарә системасын торгызу эшләренең башында торган көчле, тирән белемле белгеч, тәҗрибәле остаз, талантлы оештыручы буларак танылдыгыз. Бүгенге уңышларыбыз нигезендә ул елларда салынган зур хезмәт ята.

Без һәрвакыт Сезнең ярдәмегезне, акыллы киңәшләрегезне тоеп яшибез. Якташларыгызга һәм аларның ихтыяҗларына бик игътибарлы булуыгыз өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Аруталуны белмәс, тынгысыз һәм таләпчән җитәкче булу белән бергә, кеше хәлен аңлый белүче, киң күңелле шәхес, хезмәт сөючән, тырыш кеше буларак Сез хезмәт кешесенә һәрвакыт игътибарлы булдыгыз. Эштә яңалыкка, эшлекле максатка омтылучан, киң күңелле, кешелекле, ярдәмчел шәхес булуыгыз белән республикабызда абруй һәм ихтирам казандыгыз.

Хөрмәтле Илнур Мәхмүтович! Туган көнегез белән котлап, киләчәктә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, гаилә бәхете теләп калабыз. Ышанычлы, тугры дусларыгыз, гаиләгез Сезгә һәрвакыт терәк булсыннар. Тормышыгызда шатлыкларыгыз күп булып, һәрбер көнегез Сезнең яшәү яме, дөнья иминлеге һәм куанычлар белән тулып торсын!

Ихтирам белән муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X