Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күкчә авылында яшәүче, әтиебез Галияхметов Фәнис Фоат улына 15 гыйнварда 60 яшь тулды

15 января 2024, 12:59

144

0

0

Күкчә авылында яшәүче, әтиебез Галияхметов Фәнис Фоат улына 15 гыйнварда 60 яшь тулды

Кадерле әтиебез! Сине олы бәйрәмең – 60 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле, озын гомер кичерүеңне телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә.

Бәйрәмең матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Һәрчак шулай тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып озын-озак еллар яшәвеңне телибез. Сәламәтлек,  җан-тән тынычлыгы һәм ак бәхетләр ихлас күңелдән телибез.

Котлы булсын әти туган көнең,

Кояш кебек балкый йөзләрең.

Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән

Үтсен синең гомер көзләрең.

Матур тормыш, сәламәтлек теләп

Туган көнең белән котлыйбыз.

Шатлык белән озын гомер үтеп,

Яшәвеңне генә телибез…

 

Иң изге теләкләр белән әниебез Рузалия, балаларың Илназ-Рәфинә, Илнар-Гөлназ, оныкларың Алмаз, Данияр, Диләрә, Айрат, Зәринә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев