Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Мәтәскә авылында яшәүче безнең кадерлеләребез Марсель Якуп улы һәм Кадрия Галимҗан кызы Ибраһимовларны күркәм бәйрәмнәре – алтын туйлары белән чын күңелдән котлыйбыз.

08 февраля 2024, 08:09

196

0

1

Олы Мәтәскә авылында яшәүче безнең кадерлеләребез Марсель Якуп улы һәм Кадрия Галимҗан кызы Ибраһимовларны күркәм бәйрәмнәре – алтын туйлары белән чын күңелдән котлыйбыз.

Сез безнең өчен һәрчак олы җанлы таянычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгесе булдыгыз. Безне тормышта үз урыныбызны табарга, хезмәт яратырга, гадел булырга өйрәттегез. Зур рәхмәт Сезгә! Аллаһы Тәгалә биргән гомерегезне безнең кайгыртуны тоеп, мул тормышта куанып яшәргә язсын.

50 ел Сез яшәдегез

Иңнәрне иңгә куеп.

Барыбызны куандырган

Яшәү шатлыгын тоеп.

Алтын туйга кадәр яшәү

Үзе бәхет түгелме?

Тырыш хезмәтегез бизәсә

Узган гомер юлыгызны.

Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән

Озак еллар гомер итегез.

Пар канатлы, бер-беребезгә терәк булып

Бриллиант туегызга барып җитегез.

 

Сезне яратып: балаларыгыз, кияү киленнәрегез,оныкларыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев