Теләче Информ

Олы Мәтәскә авылында яшәүче Марат Мөхәррәм улы Сөнгатуллинны гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез!

--, 9 июнь 2018 - 13:15
681
0
0

 

8 июньдә Олы Мәтәскә авылында яшәүче Сөнгатуллин Марат Мөхәррәм улының 50 яшьлек юбилее

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез! Сине 50 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итәргә, гаилә шатлыгы белән, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай.

Күпме булса җирдә изге теләк –

Без телибез сиңа барын да.

Ап-ак карлар кебек бәхет яусын

Туган көннең һәрбер таңында.

Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен сиңа

Сәламәтлек, бары шатлыклар.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Алия, кызларың Алсу, Адилә һәм әбиең.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: