Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Нырсы авылында яшәүче Борһанова Әлфия Шәйхетдин кызына 70 яшь тулды

12 января 2024, 09:10

143

0

0

Олы Нырсы авылында яшәүче Борһанова  Әлфия Шәйхетдин кызына    70 яшь тулды

 Җир йөзендә иң кадерле, иң газиз, киң күңелле, ярдәмчел, безнең өчен   өзелеп торучы Әниебез! Сине туган көнең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы Кеше, тормышыбыз маягы, таянычыбыз, яклаучыбыз һәм саклаучыбыз. Әни! Сиңа озын гомер, бәхет-шатлык, җан тынычлыгы, тән сихәте телибез. Алдагы көннәреңдә дә шулай барыбызга да кирәк һәм терәк булып, куанып яшә. Балаларың һәм оныкларыңның кадер-хөрмәтен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әтиебез белән тынычлыкта, тигезлектә бәхетле гомер итәргә насыйп булсын.

Чәчелмәсен җиләк тәлгәшләре,

Йөзгә тулсын еллар бәйләме.

Саулык белән бәхет алып килсен

Сиңа ел да гомер бәйрәме!

 Сине яратып әтиебез, кызларың - кияүләрең, улың - киленең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев