Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Тиләҗе авылында яшәүче Хәйруллина Раилә Фоат кызына 29 августта 55 яшь тулды

29 августа 2022, 14:14

416

0

0

Олы Тиләҗе авылында яшәүче Хәйруллина Раилә Фоат кызына 29 августта 55 яшь тулды

Кадерле әниебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән тәбрик итәбез. Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез һәм яшәү өлгебез. Озын гомер, сәламәтлек, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, без – балаларыңа, оныкларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны, әти белән бергә тигез гомер кичерүегезне телибез.
Өебезнең яме бит син безнең,
Ә тормышта олы бер терәк.
Озак яшә әле, сәламәт бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.
Яшьлек чәчәкләрең – балаларың,
Язмыш үзе биргән зур бүләк.
Кадер-хөрмәт, игелекләр күреп,
Яшә, әни, бездән шул теләк.


Сине яратып, әтиебез Раиф, балаларың Рамилә – Марат, Алмаз – Инзилә, оныкларың Әминә, Амира, Ансар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев