Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сауш авылында яшәүче Фәттахов Нурәхмәт Нургали улын юбилее белән котлыйбыз!

24 августа 2018, 13:20

1341

0

0

Сауш авылында яшәүче иң кадерле һәм газиз кешебез Фәттахов Нурәхмәт Нургали улының күркәм юбилее - 28 августта 60 яшь тулган көне

Кадерле кешебез, бердәнберебез! Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Туган авылыңда 45 ел эшләп, хезмәт баскычының иң югарысына менеп, билгә таяна, уңышларга куана торган көнең. Гомер буе кулларыңда эш кораллары биеп торды. Авылдашлар, дус-ишләр, туганнар карусызлыгың, уңганлыгың, тырышлыгың өчен хөрмәт итә, үз итә сине. Әниебез Суфия белән бергә тату гомер кичерәсез. Шушы күркәм гаиләдә без - 3 балаң тәгәрәшеп үстек. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Син безнең өчен бик кадерле.

Газиз кешебез! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен олы рәхмәт сиңа! Әти, син балаларыбызга да ягымлы бабай. Өебез һәрчак ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә терәк, куаныч, ышаныч булып озак гомер итегез! Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде!

Иң изге теләкләр белән балаларың Ләйлә - Денис, Рифнур - Зөһрә, Наилә - Ленар, оныкларың Даяна, Данир, Илнур, Раян, Алиана. Бу теләкләргә әниебез Суфия, кода-кодагыйлар да кушыла.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев