Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Теләче авылында гомер итүче Хәкимова Фирдәгөл Әскәр кызының 5 сентябрь туган көне

05 сентября 2022, 08:16

291

0

0

Теләче авылында гомер итүче Хәкимова Фирдәгөл Әскәр кызының 5 сентябрь туган көне

Сөекле әниебез!
Сине чын күңелдән шушы бәйрәмең белән тәбрик итәбез.Тормышыбызның яме булып, шатлык-сөенечләрне бергә уртаклашып, алдагы көннәреңдә дә Ходай сине сәламәтлектән аермыйча, әтиебезнең,без-балаларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, оныкларыңа яраткан әби булып, озын гомер кичерергә язсын. Син-безнең иң газиз кешебез. Бу тормышта яшәвебез, һәм бар булган уңышларыбыз өчен, без синең алда бурычлыбыз. Көннәреңне гел шатлык һәм куанычлар бизәсен, кайгы җилләре ишегеңне какмасын. Бу дөньяның барлык рәхәтлекләрен тоеп, бергә-бергә яшәргә язсын.
Чәчләреңне, әни, чал басса да,
Күңелең көр, һаман яшь әле.
Җаның тыныч, тәнең таза булсын,
Кайгы – хәсрәт күрми, яшә әле.
Яшик әле, әни, бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә матур гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,
Кунагы бул якты дөньяның.
Озак яшә утын сүндермичә,
Балаларың үскән ояның.
Ирең Сабиржан,балаларын,кияүләрең,оныкларын!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X