Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Теләче авылында яшәүче ФАЗЛЫЕВ МӨХӘММӘДДАНИЛ МӨХӘММӘТДИН УЛЫна 20 апрель көнне 70 яшь тула

19 апреля 2024, 09:32

140

0

1

Теләче авылында яшәүче ФАЗЛЫЕВ МӨХӘММӘДДАНИЛ МӨХӘММӘТДИН УЛЫна 20 апрель көнне 70 яшь тула

Кадерле әтиебез! Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Гомер буе безгә нык терәк булдың. Көчле рухлы, кыю, булдыклы, олы йөрәкле әтиебез син! Җитәкче урыннарда эшләсәң дә гаиләбезгә карата йөрәгеңдә һәрчак игътибар, наз, ярату булды. Инде хәзер оныклар “Дәү әти!” дип өзелеп торалар.  Кайнар котлыйбыз, иң олы рәхмәтләребезне әйтәбез. Киләчәктә әниебез белән бергә пар канат булып озын-озак яшәгез. Алтын көзне җитәкләшеп каршы алыгыз.  Бергә кылган догаларыгызны Аллах Раббыбыз кабул кылсын.

Матур уздың тормыш юлын,

Үз илеңдә кайнадың.

Гади тырыш хезмәт белән,

Халык күңелен яуладың.

Тормышта үз юлың табып,

Сабыр гына атладың.

Кешелек сыйфатларыңны

Беркайчан югалтмадың!

Иң изге теләкләр белән әниебез Мәрзия, улларың Рүзәл-Гөлнар, Рәсүл-Эльвира, кызың Гөлназ-Илдар һәм 6 оныгың

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев