Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Теләче авылында яшәүче Габдулхакова Гөлүсә Вакыйф кызының 27 гыйнварда туган көне

27 января 2024, 08:02

271

0

1

Теләче авылында яшәүче Габдулхакова Гөлүсә Вакыйф кызының 27 гыйнварда туган көне

Хөрмәтле Гөлүсә Вакыйфовна! Сезне  ихлас күңелдән, гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезнең кайгыртучан, сак карашыгыз, хезмәт сөючәнлегегез зур хөрмәткә лаек. Сез үзегезнең көчле рухлы, мәрхәмәтле, гадел булуыгыз белән безнең өчен үрнәк җитәкче. Без сезнең белән горурланабыз. Озак еллар сезнең канат астында эшләргә насыйп булсын безгә. Алдагы тормышыгызда тазалык,  булганына шөкер итеп, киләчәкне өмет итеп, улыгыз - Азатның игелеген күреп, барлык туганнарыгызның, дусларыгызның хөрмәтен тоеп, кайгы-хәсрәтсез, борчу-мәшакатьсез, шатлык - сөенечләргә төренеп яшәвегезне телибез.

Карашларың җылы яңгыр кебек,

Елмаюың айдай сөйкемле.

Шәфкатьлегеңнең иге - чиге юк бит

Кояш чәчкән нурлар шикелле.

 

Иң изге теләкләр белән, Теләченең өченче номерлы балалар бакчасы коллективы.

 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев