Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Теләче районы Казаклар авылында яшәүче яраткан әниебез Аскарова Гөлчирә Фәрди кызының 31 гыйнвар көнне 70 яшьлек юбилее

31 января 2024, 08:04

175

0

0

Теләче районы Казаклар авылында яшәүче яраткан әниебез Аскарова Гөлчирә Фәрди кызының 31 гыйнвар  көнне 70 яшьлек юбилее

Безнең өчен иң кадерле, хөрмәтле, сабыр, изге күңелле, нигезебезнең кояшы булган әниебез, без сине туган көнең белән чын күңелебездән котлыйбыз!  Сиңа булган якты, матур теләкләребез иксез-чиксез. Барыбыз да мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әтиебез Муса белән бер - берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта  яшәргә насыйп итсен үзегезгә! Бүгенге көндә җиде оныкның яраткан дәү әнисе, оныкчыгының кадерле дәү әбисе син. Балачакта безгә биргән тәрбияң, игътибарың өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Инде үз ояларыбызны корсак та, хәрдаим безне кайгыртып яшисең. Без балаларыңнан, оныкларыңнан, оныкчыкларыңнан кадер-хөрмәт күреп, һәр туган көнгә сөенеп, рәхәттә, бәрәкәттә яшәргә язсын. Без сине барыбызда бик яратабыз!

Шатлык-куанычлар,сәламәтлек

Юлдаш булсын, әни, гомергә.

Йортыбызны җылытучы учак,

Нур сибүче кояш син безгә.

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,

Җиткерәбез туган көнеңдә.

Үстердең син безне кеше итеп,

Олы рәхмәт барсы өчен дә.

 

Иң изге теләкләрдә калучы тормыш иптәшең Муса, балаларың Марат-Айсылу, Айрат - Гүзәл, Ришат - Ландыш, җиде оныгын һәм бер оныкчыгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев